“KazanFirst” 16 яшьлек кызны көчләгән студент турында кайбер мәгълүматларны ачыклаган.
Чит илдән килгән 23 яшьлек студентның буш вакытларында таксида акча эшләве ачыкланган. 30 сентябрь көнне кичен 16 яшьлек кызны утырткан. Аны Годовиков урамындагы бер йортка алып барган. Әмма, бер версия буенча, үсмернең таксистка түләргә акчасы булмаган, шуңа күрә егет аннан башкача түләтергә карар кылган. Моннан тыш, басма мәгълүматларына караганда, кыз исерек хәлдә булган.
Әмма тоткарланган егет сүзләренә караганда, кыз аңа үзе бәйләнә башлаган. Моннан тыш, егет, тоткарланганда, үзен, имештер, Казанның төп вузларыннан берсендә –Туполев исемендәге КНИТУ-КАИда 2нче курста укучы студент буларак таныштырган. “KazanFirst”ка уку йортыннан белдерелгәнчә, тикшерү үткәрелеп, вузда мондый студентның булмаганлыгы ачыкланган.
Хәзерге вакытта егет тоткарланган. Ул үз гаебен танымаган. Балигъ булмаганны көчләү турында җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез