Газетага язылу

Казанда "Мин күкне сайлыйм" бәйрәме 3 августта узачак

«Мин күкне сайлыйм» традицион авиация бәйрәме быел «Казан» гаилә үзәге янында 3 августта узачак. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Катнашучылар чараның якынча программасы турында фикер алышты.

Ведомство мәгълүматлары буенча, концерт, республика авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, төрле мастер-класслар булачак һәм төбәкнең әйдәп баручы авиапредприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәк һөнәри юнәлеш аллеясе эшләячәк, дип көтелә. Быел традицион авиашоу турында тәгаен мәгълүмат юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре