Казанда Яшьләр көнендә Муса Җәлил исемендәге премиядә җиңгән 4 кешене бүләкләделәр. Премия ике елга бер тапкыр, яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче авторларга, коллективларга республиканы данлаган нәтиҗәләргә өлеш керткән өчен, бирелә.
“Биредә без җәмгыятьне үстерүгә зур өлеш кертүчеләрне бүләклибез. Муса Җәлил исемендәге премия – иҗат кешесе өчен зур дәрәҗә. Алга таба да республиканың, илнең даны һәм иминлеге өчен эшләячәгегезгә ышанам”, – дип билгеләп үткән бүләкләү тантанасында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Бәйгегә 30 дәгъвачы үзенең хезмәтен тапшырган. Барлыгы 28 хезмәт каралган. Жюри әгъзалары карары нигезендә 4 җиңүче ачыкланган. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Дания Галәветдинова “Бөртекләп җыелган гомер” китабы, шулай ук “Күңелгә илһам килә” җыентыгындагы шигырьләре өчен җиңүче дип танылган. Шулай ук Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин, “Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев, пианист, Казан дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире Зөлфәт Фәхразиев премиягә лаек булган.
Бүләкләү тантанасы Горький исемендәге паркның зур сәхнәсендә, Яшьләр көненә чакырылган йолдызларның чыгышы алдыннан, узган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда "Яшьләр һәм балалар” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез