Чара 2 июль көнне “Ривьера” кунакханәсендә уздырылачак. Анда 200дән артыграк хатын-кызның килүе күздә тотыла.
Танылган хатын-кыз-сәясәтчеләр,эшмәкәр, блогер, матурлык индустриясе вәкилләре, психологлар бер мәйданчыкка җыелып, уңышка ирешү серләре белән уртаклашачак, матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә яңа модалар турында сөйлиячәк, шулай ук гүзәл затлар тормышының барлык өлкәләрен гармониягә китерергә өйрәтәчәк.
Форумның яңа, күпкырлы форматы теләсә кайсы хатын-кыз өчен бик кызыклы булачак. Анда катнашучылар файдалы бик күп яңалыклар ишетәчәк.
Форумны оештыручы – “НУР” Хатын-кызларның социаль инициативалары ассоциациясе. Иҗтимагый яктан файдалы максатларга ирешү юнәлешендә кешеләрнең зур даирәсен берләштерүче коммерциясез оешма бу.
Форумның максаты һәм бурычлары – җәмгыять тормышында хатын-кызларың абруен арттыру, мөмкинлекләрен ачу, хатын-кызлар хәрәкәтен үстерүгә шартлар тудыру, һөнәри осталыкларын, иҗади активлыгын үстерү, актив иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү.
Элемтәгә керү өчен телефон: +7-967-462-50-00
Форум сайты адресы: https://femforum.ru/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез