Казанда өмәдә катнашучыларга биш фильм күрсәтәчәкләр

Чара “Яшел Россия” Бөтенроссия шимбә өмәсе кысасында узачак.

21 сентябрьдә бөтен ил күләмендә шимбә өмәләре уздырылачак. Бу көнне Казан янындагы Юдино бистәсенең Изумрудное күле пляжы чүп-чардан арындырылачак.

Чара “Яшел Россия” Бөтенроссия шимбә өмәсе һәм “Экология” илкүләм проектының “Россия суы” акциясе кысасында уздырыла.

Бу көнне Татарстан башкаласында өмәдә катнашучылар өчен концерт, кыр кухнясы, интерактив мәйданчыклар һәм 360 форматында виртуаль кинотеатр оештырылачак.
Казанда яшәүчеләр шулай ук биш фильм карый алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре