Кичә Татарстанда һава судносының һәлакәткә юлыгуы турында хәбәр ителде. Республика Рәисенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Казанда Дәрвишләр бистәсендәге “Дубки” бакчачылык ширкәтендә “тыныч” максаттагы очу аппаратын сынау вакытында гадәттән тыш хәл килеп чыккан: пилотсыз очкыч бакча кишәрлегенә төшкән.
“KazanFirst” мәгълүматларына караганда, дрон торак йортка килеп төшкән. Янгын башланган. Йортның бер өлеше, ишегалды корылмалары өлешчә җимерелгән, автомобильгә зыян килгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, очкыч – бер предприятиенеке.
Гадәттән тыш хәл булган урынга шундук ашыгыч хезмәтләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп җиткән. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте ашыгыч хезмәтләр мәгълүматларына таянып язганча, зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерелгән.
Агентлык хәбәрчесенә мәгълүм булганча, очкыч төшкәндә, йортта беркем булмаган. Бакча йорты хуҗасы бу хәл турында белгәч кенә ашыгыч төстә бирегә килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез