Казанда Республика көненә фехтование буенча олимпия резервы мәктәбе ачылачак

Казанда Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбен җәй азагына – Республика көненә төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Яңа спорт үзәге Короленко урамында урнашачак. Бүгенге көндә ул 79 процентка әзер.

«Бу уникаль объект. Әлеге үзәкне төзегәч зур чаралар уздыру өчен урын эзләргә һәм аны ярышлар өчен җайлаштырып яңадан җиһазландырырга кирәк булмаячак. Бик кирәкле объект. Шәһәр аны күптән көтте», - дип белдерде Гыймаев.

Ул шулай ук Балтач районының Кариле авылында ясалма бозлы ябык шугалак һәм Лениногорск шәһәрендә «Нефтяник» боз сарае төзелә, дип өстәде.

Татарстанның Саба, Баулы, Апас, Ютазы һәм Әгерҗе районнарында өстәл теннисы үзәкләре төзелеше төгәлләнде, дип белдерде шулай ук министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаЯшьләр һәм балаларилкүләм проекты гамәлгәашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре