21 июньдә Казанда Сабан туена бүләк җыячаклар. Җигелгән атлар шәһәрнең дүрт почмагыннан кузгалып, үзәк урамнарны әйләнәчәк. Әлеге йоланы Камал театры каршындагы мәйданда концерт белән тәмамлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов хәбәр итүенчә, быел Татарстан башкаласында бүләк җыю чарасын алтынчы мәртәбә уздырачаклар. “Безнең татар авылларында бүгенгә кадәр сакланып калган әлеге күркәм йоланы шәһәребездә дә уздырасыбыз килә. 21 июнь 11:00 сәгатьтә Казанның дүрт почмагыннан – 1 Май һәм Ирек мәйданнары, “Туган авылым” комплексыннан, Иске татар бистәсеннән бизәлгән җигүле атлар кузгалачак”, – дип сөйләде ул.
Иң беренче булып Сабан туена дигән бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.
Сабан туена бүләк җыю җыр-бию, уеннар белән үрелеп барачак. Ә бәйрәм үзе 23 июньдә Казанның өч мәйданында узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез