Казанда Сәетгалиев һәм Кремль Яр буе урамнары чатына зур реконструкция уздырылачак.
Дәүләт сатып алулар порталы мәгълүматларына караганда, Вахитов районында 1,2 чакрым озынлыктагы юл өлешен капиталь төзекләндерүгә 322 миллион сум җибәрелгән. Заказчы – “Главтатдортранс” дәүләт оешмасы.
Подрядчыга 20 ноябрьгә кадәр юл түшәмәсен тулысынча яңартырга, светофорларны алыштырырга, юлга яңа тамгалар салырга һәм юл билгеләре урнаштырырга кирәк булачак.
Проектка “зебра” – җәяүлеләр сукмакларын камилләштерү дә кертелгән. Бу юл чатында җәяүлеләр өчен иминлекне көчәйтү чаралары күздә тотылган, чөнки юлның әлеге өлеше үзәк урамнарны шәһәрдә җәяүлеләр өчен төп зоналарның берсенә тоташтыра.
Белгечләр фикеренчә, юл чатын яңарту Казан үзәгендә машиналар хәрәкәтен берникадәр киметү, зур чаралар алдыннан транспорт хәрәкәтен оештыруны яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез