Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына капиталь ремонт ясалачак

Татарстан башкаласында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына капиталь ремонт ясалачак. Ремонт чыгымнары 98,6 млн сумга җитәчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында барлыкка килгән мәгълүматтан күренә.

Тендерга документациядән күренгәнчә, подрядчикка, аерым алганда, фасадларны ремонтларга, түбәне яңартырга, янгынга каршы су торбаларын һәм янгын насосларын кабызу автоматикасын тулысынча алыштырырга, җылылык белән тәэмин итү системасы торбаларын һәм бикләү арматурасын өлешчә алыштырырга, стеналарны штукатурларга, латун әйберләрне чистартырга һәм яктырткычлар урнаштырырга кирәк булачак.

Моннан тыш, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре дә планлаштырылган.

Кирәкле акчалар республика бюджетыннан биреләчәк. Гаризаларны кабул итү 15 июльдә тәмамланачак, башкаручыны 17 июльдә билгеләячәкләр. Ул шунда ук эшкә керешергә һәм аларны агымдагы елның 1 декабренә төгәлләргә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре