Казанда социаль ипотека буенча төзелгән торак бәясе бер ел эчендә 19 процентка кыйммәтләнеп, бер квадрат метры 105,2 мең сумга җиткән. Бу хакта “БИЗНЕС Online” Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Мондый торак әзер ремонт белән файдалануга тапшырыла һәм хәзер дә коммерцияле “туганыннан” күпкә арзан булып кала. Районнардагы аерма 30-40 процентка, Казанда – 50 процентка җитә. “Дом.РФ” мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда Татарстан башкаласында коммерцияле торакның 1 кв.метр мәйданы бәясе 223 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 12 процентка зуррак сан бу.
Социаль ипотека шартлары үзгәрми. Беренчел кертем күләме элеккечә үк – фатир бәясенең 10 проценты. Процент ставкасы – 7%.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт торак фонды бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, программаны финанслауда катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, авария торагыннан күченүчеләр өчен төзи. Ике микрорайонда: “Салават Күпере” һәм М14 “Гаилә”дә төзелеш алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез