Әлеге тәүлек эчендә Казанда 177 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда җиде кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Мондый статистик мәгълүматны шәһәр Дәүләт автоинспекциясе китерә.
Аварияләр арасында – дүрт машина бәрелешү очрагы, ике җәяүлене бәрдерү, шуның берсе үлемгә китергән һәм туктап торган транспорт чараларына бәрелү.
Моннан тыш, хокук саклаучылар алты исерек шоферны һәм транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән ун кешене тоткарлаган. Җинаятьләр кылу шиге астында өч кеше полициянең территориаль бүлекләренә китерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез