Казанда СВОда катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча тәүге чемпионат узачак

 Татарстан башкаласында 25-29 июльдә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча тәүге чемионат – “Абилимпикс” узачак. Ул Президент Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.
Чараны, Россия Хөкүмәте һәм “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фонды ярдәмендә, Россия Мәгърифәт министрлыгы уздыра.

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча тәүге чемпионат берьюлы 15 компетенция буенча үткәреләчәк. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр, “Абилимпикс” чемпионатының гомуми финалында (быел октябрь аенда була) үзләренең осталыгын күрсәтеп, илнең төп предприятиеләрендә стажировка уза алачак.

Татарстан Республикасыннан 26 СВО ветераныннан торган команда 12 компетенция буенча көч сынашачак.

Ярышлар Казан вертолет заводының производствога өйрәтү үзәге мәйданчыгында үткәреләчәк.

“Бу чемпионатны кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Татарстан инде күптән зур сәяси һәм спорт чаралары үзәгенә әйләнде. Президент Владимир Путинның СВОда катнашучыларны ничек кайгыртуын күреп-белеп торабыз. Без махсус хәрби операция ветераннары үз осталыкларын күрсәтә алсын өчен кирәкле барлык шартлар тудырачакбыз”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре