Газетага язылу

Казанда «Татар табыны» марафонына нәтиҗә ясадылар

Әлеге чара алтынчы ел рәттән үтә. Аш-суга оста хатын-кызлар14 көн дәвамында татар халыкның иң тәмле ризыкларын пешерде. Йомгак ясау «Тәмле булсын» ресторанында узды.

Казанда «Татар табыны» марафонына нәтиҗә ясадылар

– Икенче елга аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 100 ел була. Бу чарабызны шул вакытка туры китереп, тагын да зуррак масштабта уздырырга исәбебез бар. Без ишетеп, күреп алсыннар да, аш-су осталарының данын еракларга җибәрсәк иде, – ди аш-су остасы Резеда Хөсәенова.

 Үзе бик күп илләрдә, шәһәрләрдә татар халкына милли ризыклар пешереп ашаткан кеше ул. Заманында ризыкларыбызны бер җиргә туплап, бер ай эчендә китап чыгарган ханым.

– Милләтебез яшәсен, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләр саклансын, ризыкларыбыз онытылмасын, дим. Үзең пешереп ашаткан ризыкка ни җитә? Шушы марафон вакытында әллә нинди оста куллы ханымнарның барлыгын ачыклыйбыз, – ди ул.

 Быел «Татар табыны–2026» марафонында Биектау районыннан Зөһрә Гарифуллина җиңүгә лаек булды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре