Казанда Татарстанда төзелеш мәйданнарын брендлау буенча беренче проект тәкъдим ителде

6 августта Казандагы Үзәк универсаль кибет (ЦУМ) бинасында Татарстан Республикасында төзелеш мәйданнарын брендлау буенча тәҗрибә проектын тәкъдим иттеләр. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, моңа охшаш тәҗрибә Россиянең зур шәһәрләрендә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Хәзер исә аңа безнең республика да кушылды.

Быел төзелеш мәйданнарын әйләндереп алган коймаларны визуаль һәм мәгълүмати яктан аңлаешлы итеп бизәргә карар кылынды. Бу гамәл койма артында нинди эшләр башкарылачагын, аларның ни өчен кирәклеген һәм соңгы нәтиҗәнең нинди булачагын халык белсен өчен кирәк.

«Концепция бөтен республика буенча тормышка ашырылачак. 2025 ел программасына бигрәк тә кеше күзенә чалына торган урыннардагы нинди дә булса әһәмияткә ия булган 10–11 объект кертеләчәк. Бу мәйданнар үрнәк булып, алар нигезендә без норматив документларны эшләргә җыенабыз», – диде Дамир Шәйдуллин.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, тәҗрибә этабы өчен сайлап алынган объектлардагы бу эшләрнең барысы да республика программалары кысаларында тормышка ашырыла. Ә алга таба бу концепция шәхси төзелеш алып баручыларга да тәкъдим ителәчәк.

Үзәк универсаль кибет мәйданында төзелеш эшләре бара инде һәм ул әлеге яңалыкны тормышка ашыра торган беренче объект булачак.

Шәһәр мохитен үзгәртергә ярдәм итүне күздә тоткан визуаль концепция турында идея авторы, 1010 Hospitality компаниясен һәм 500na700 креатив агентлыгын оештыручыларның берсе Полина Михайлова да сөйләде.

– Теләсә нинди төзелеш шәһәр халкы арасында төрле сораулар китереп чыгарырга мөмкин. Ә без исә, шушы проектны кулланып, ул сорауларга алдан ук җавап бирергә омтылабыз. Койма артында нинди эшләр барачагын һәм бу урында нәрсә пәйда булачагын һәр кеше алдан ук белеп торырга тиеш. Кайчак объектның паспорты гына җитәрлек түгел. Ул күп сорауларга җавап бирә алмый. Шуңа күрә бу эшкә креатив яктан да алынырга карар кылдык та инде. ЦУМ мәйданын әйләндереп алган корылмаларны бизәгән вакытта бинаның киләчәге турында гына түгел, тарихы турында да сөйләргә омтылдык, – дип ачыклык кертте Полина Михайлова.

Чыннан да, төзелешне әйләндереп алган корылмада объектның нинди булачагы турында гына күрсәтелмәгән, бәлки аның тарихыннан кызыклы фактлар да язылган. Мәгълүматны бердәм стильдә бирү өчен төп төс итеп яшел төс сайланган. Полина Михайлова әйтүенчә, мондагы мәгълүмат җәяүлеләр өчен дә, машина йөртүчеләр һәм туристлар өчен дә аңлаешлы булырга, ерактан күренеп торырга тиеш. Яшел төс ул тарихи дәвамлылыкны символлаштыра һәм елның теләсә кайсы фасылында шәһәр мохитендә җайлы урнаша. Коймаларның конструкциясе дә бик җайлы: ул секцияләргә бүленгән. Бу исә мәгълүмат үзгәргән очракта койманы тиз генә алып, яңасын урнаштырырга мөмкинлек бирә. Кыскасы, әлеге проект шәһәр мохитен уңайлы итү һәм эстетик яктан үзгәртү максатында бик мөһим адым булды, республикабызда төзелеш тармагын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Татарстанда инфраструктураны модернизацияләү һәм яңарту буенча масштаблы программа тормышка ашырыла: социаль өлкәдән алып транспорт өлкәсенә кадәр булган төрле тармакларны үзгәртеп кору һәм төзү буенча эшләр алып барыла. Төзелеш һәм ремонтлау мәйданнарын брендлау бу эшләрнең мөһим өлеше булып тора, монда яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга шәһәребездә нинди үзгәрешләр баруын һәм киләчәктә ниләр булуын аңларга ярдәм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре