Казанда теш табибын ирегеннән мәхрүм иткәннәр – ул СИЗОга наркотик алып кергән

Казанда табиб-стоматологка карата хөкем карары чыгарганнар. Ул СИЗОга наркотик алып кереп, аны хөкем ителүчегә тапшырган. “Татар-информ”, Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып, шул хакта яза.

Бу хәл быел 13 февральдә булган. Тикшерү изоляторындагы сырхауларны дәвалаучы табиб-стоматолог СИЗОга 60 граммнан артыграк наркотик белән кереп, аны үзенә күренергә килгән хөкем ителүчегә тапшырган. Тыелган матдәне СИЗО хезмәткәрләре тапкан.

Суд, прокуратура сүзеннән чыкмыйча, табибны гаепле дип таныган һәм аны шартлы рәвештә 4 ел ирегеннән мәхрүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре