Мэрия мәгълүматларына караганда, хәзер Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар дүрт шугалактан файдалана ала.
Быел Татарстан башкаласында 19 шугалак, 83 хоккей тартмасы, шулай ук 15 чаңгы юлы ачылачак. Шәһәр башкарма комитетында шул хакта белдергәннәр.
Мэрия мәгълүматларына караганда, теләгендә булганнар инде хәзер үк “Ватан”, “Форфард”, “Баско” һәм “Юдино” өсте ябулы боз сарайларында тимераякта шуарга мөмкин. Декабрьдә исә, һава торышы әйбәт булса, “Ак Барс Арена” шугалагы эшли башлаячак. Ә инде Кремль яр буенча Европадагы иң озын шугалакларның берсе – озынлыгы мең метрлы шугалак ясаячаклар.
Моннан тыш быел кышын шәһәр паркларында тимераякта, чаңгыда йөрергә өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар, башка чаралар уздырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез