Казанда “Точка выбора” иҗтимагый киңлеге эшли башлады

Казансу яры буендагы “Урам” экстрим паркында урнашкан павильон 14 сентябрьдә узачак сайлау турында мәгълүмат үзәгенә әйләнәчәк. “Точка выбора” – заманча сайлау кампаниясенең ачык өлеше, Кремль Яр буена килгән гаиләләр һәм яшь cайлаучылар белән аралашу урыны ул, ди оештыручылар. 

– Яшьләр көнендә яшьләр өчен җитди темаларга сөйләшер өчен заманча урынның ачылуы – мөһим вакыйга, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ачылыш вакытында. “Точка выбора” – беренче чиратта Яр буенда ял итүчеләр өчен исәпләнгән уңайлы урын. Биредә агитацияләр һәм күңелсез лекцияләр булмаячак – бары тик үзара аралашу, интерактивлар һәм күңелле чаралар гына уздыру күздә тотыла. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыков сүзләренчә, җәй дәвамында эшләячәк мәгълүмат киңлегендә блогерлар, танылган шәхесләр белән очрашулар да оештырылачак.

– Бүген “Татарстанда җәй” программасы кысасында яшьләр өчен тагын бер зур һәм файдалы проект эшен башлады. Бу проектның асылы ышаныч, аерым алганда хакимият органнарына ышаныч белән бәйле. Сүз уңаеннан, Татарстанда 1 млн 19 мең яшь кеше бар, шуларның 65 процентка якыны 14 сентябрьдә узачак сайлауда катнашачак, – дип искәртте Ринат Садыков.

“Точка выбора” мәгълүмат киңлегендә сайлау системасы белгечләреннән һәм “ИнформУИК” программасыннан консультацияләр алуны, ачык һавада заманча гаилә фильмнарын һәм мультфильнар күрсәтү, мастер-класслар, экспертлар белән очрашулар, күңел ачу чараларын күздә тоткан даими программа эшләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре