4–7 сентябрьдә Казанда «Тормыш рәвеше – мәдәни код» этно-fashion фестивале узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук БДБ һәм Азия илләреннән сәнгать осталары, дизайнерлар, модельерлар, иҗат берләшмәләре катнашачак.
Башкала халкын һәм кунакларын халык сәнгать кәсепләре күргәзмә-ярминкәсе, милли мода, лекцияләр һәм фикер алышулар, иҗади семинарлар көтә, ди оештыручылар.
Күргәзмә-ярминкәне 4–7 сентябрьдә Кабан күле яр буена килеп күреп булачак. Ә 6 сентябрьдә Камал театрының яңа бинасында милли мода күрсәтәчәкләр. Оештыручыларның берсе – Татар мәдәни ресурс үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова әйтүенчә, мода күрсәтү урыны юкка гына сайланмаган.
– Мода, ут бизәлеше, музыка берләштереләчәк. Камал театрының универсаль залында андый мөмкинлек бар, – диде ул.
Шулай ук оештыручыларның берсе – Татарстан дизайнерлар берлеге вице-президенты, дизайнер Элара Шәйхи дә быелгы фестивальдә дизайнерларның идеясе киемнәр аша гына түгел, ә мультимедияле шоу буларак күрсәтеләчәгенә басым ясады. Чарада Татарстаннан 12 мөстәкыйль дизайнер һәм берлектә торучы 10 дизайнер катнашачагын әйтте.
– Фестиваль тәүге мәртәбә уздырылуга зур кызыксыну уятты. Казанга килергә, үз киемнәрен күрсәтергә теләүчеләр бик күп. Чөнки Казаныбыз матурлыгы белән генә түгел, ә андый чараларга ныклы әзерлек күрсәтүе белән үзенә тартып тора. Быел беренче тапкыр Малайзиядән катнашучылар килә. Аларның стиле безнең өчен бик кызык. Ә үзләре безнең мәдәниятне ошатыр дип ышанабыз, – диде Элара Шәйхи.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, мондый чараларда фикер алышу, аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән үсеш Татарстаныбыз өчен бик мөһим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез