Бүген башкаланың Яңа Татар бистәсендә төзекләндерелгән «Ак мәчет» ачылды. 1801 – 1805 елларда төзелгән әлеге иман йорты – мөселманнарга кайтарылган соңгы тарихи мәчет. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ул гыйбадәт йортын төзекләндерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бу борынгы мәчеттә 100 еллап намаз да укылмаган. Бүген бу иман йорты төзекләндерелде. Бу эшне күптән башкарырга кирәк иде. Әмма, кызганыч, кулыбыз җитмәде», - диде Татарстан Рәисе.
«Ак мәчет» – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге дин йортының тирән һәм аяусыз тарихка ия булуын искәртте. «Мәчет ябылды, аның манарасы да киселде, монда төрле оешмалар да урнашты. Һәм, ниһаять, бүген мәчетнең ишекләре кабат ачыла», - диде ул.
Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы – 542 квадрат метр. Ул ике катлы, икенче катта – ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина бар (анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урын алган). Мәчет комплексының гомуми мәйданы – 1466 квадрат метр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез