Казанда прокуратура төзелештә эшченең үлеме өчен 40 яшьлек җирле кешене гаепләүне раслады.
ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, ир-ат төзелеп килүче йортның 11 нче катында төзелеш чүп-чарын җыештыруга рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаган 25 яшьлек эшчене эшкә алган. Моннан тыш, ул эшләрне башкарганда куркынычсызлыкны контрольдә тотуны тәэмин итмәгән.
Нәтиҗәдә яңа хезмәткәр биеклектән егылып төшеп үлгән. Җинаять эше Казан шәһәренең Идел буе район судына карау өчен җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез