Казанда трамвайлар тукталды, троллейбусларның маршруты үзгәрде

Бүген Казанда көчле яңгыр булу һәм «Губкин» һәм «Тектоник» тукталышлары арасында су җыелу сәбәпле 5, 5а һәм 7 номерлы трамвай маршрутларының хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Моннан тыш, «Метроэлектротранс» предприятиесе хәбәр иткәнчә, көчле явым-төшем нәтиҗәсендә Елга портында күпер астында су җыелу сәбәпле 3 һәм 5 номерлы маршрут троллейбусларының хәрәкәте «Татарстан» тукталышына кадәр оештырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре