Казанда трансгендерлар Танзаниядән килгән студентны кыйнаган

Әмма суд бу эшне карый алмый.

Түбән Новгородта яшәүче Аврора һәм Данил Щербаковлар Казанда суд хөкеме алдына баскан. Алар Казанның бер университетында Танзаниядән килеп укыган егетне талауда һәм кыйнауда гаепләнелә.

Прокурорлар әйтүенчә, элек егет булып, хәзер кызга әйләнгән Аврора Данил белән бергә Түбән Новгородтан Казанга үзләренең “ише” – Кевин янына килгән. Өч дус 8еннән 9нчы апрельгә каршы төндә интернет аша бер студент белән танышып, аны үзләре янына чакырган. Өйдә матур гына гәпләшеп утырганда, Аврора студенттан акча таләп итә башлаган. Акча бирмәгәч, трансгендерлар аны кыйнап ташлаган.
Бу күңелсезлектән соң чит ил студенты үз ватанына кайтып киткән. Шуңа күрә суд зыян күрүчедән башка гына эшне карый алмый.

Хәзерге вакытта кыйналган егетне эзлиләр. Судта исә шаһитлардан сорау алалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре