Казанда Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә трамвай юлларында юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "ГАЗель" тукталышта торган кешеләр өстенә менгән. Бер кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә "Татарстан24".
Бу сәбәпле 5, 5а, 7 трамвайлар хәрәкәте туктатыла. Бу хакта «Метроэлектротранс» хәбәр итә.
Юлларда бөкеләр барлыкка килгән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез