Газетага язылу

Казанда урам эте сигез яшьлек балага һөҗүм иткән

Казанда Фәйзи урамында балалар мәйданчыгында урам эте сигез яшьлек малайга һөҗүм иткән. Һөҗүм мизгеле видеокүзәтү камерасының объективына эләккән, дип яза "Татарстан-24".

Булган хәлдән соң йортта яшәүчеләр вәзгыять турында фикер алышу һәм шәһәр хакимиятләренең игътибарына ирешү өчен ашыгыч рәвештә очрашуга җыелган. Алар сүзләренчә, проблема күптән туган - хуҗасыз этләр көтүе инде берничә ай җирле халык өчен куркыныч тудыра.

Бигрәк тә кечкенә балаларның әти-әниләре борчыла. Алар күп тапкырлар түрәләргә чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать итүләре турында сөйлиләр. Әмма, шәһәр халкы раславынча, аларның сигналлары адресатка барып җитмәгән - вәзгыять үзгәрешсез калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре