Казанда урам себерүче өстенә төшкән ир-ат һәлак булган

Әлеге хәл бүген иртән Казанның Завойский урамындагы бер ишегалдында булган.

Анда биеклектән ир-ат егылган, ләкин ул җиргә түгел, ә ишегалдында эшләүче урам себерүче өстенә төшкән. Ике зыян күрүчене дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Кызганыч, тәрәзәдән төшкән казанлыны коткарып кала алмаганнар - ул вафат булган.  Республика клиник хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күргән урам себерүчегә табиблар кирәкле ярдәм күрсәткәннәр. Ир хастаханәгә ятудан баш тарткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре