Казанда айлык уртача хезмәт хакы 73 мең сумга җиткән. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров агымдагы елның гыйнварыннан сентябренә кадәр чорда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясаганда белдерде, дип яза "Татар-информ".
 
«2023 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы зур һәм урта предприятиеләрдә 73 мең сумнан артып китте һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда номиналь исәпләүдә 17,6 процентка, реаль күрсәткечләрдә 12,6 процентка артты», - дип хәбәр итте Шакиров.
Иң югары хезмәт хаклары һөнәри фәнни-техник эшчәнлектә, финанслар, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, сәламәтлек саклау һәм энергетика өлкәләрендә теркәлгән.
Беренче яртыеллыкта Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 6 нчы урыннан 4 нче урынга күтәрелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез