Казанда узган саммитның тәүге нәтиҗәләре: "Болай да була икән!"

Татарстанга килгән иң зур делегацияләр, моңарчы тиңе булмаган интернет-һөҗүм, Камал театрын төзеп бетерергә бер ай вакыт һәм республиканың абруе. Хөкүмәт Йортында БРИКС саммитының тәүге нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Татарстанга килгән дәүләт башлыкларына тәкъдим иткән чәкчәкнең рецепты турында да әйттеләр.

Сынатмадык

Казанда узган уналтынчы БРИКС саммитына дөньяның 36 иленнән 40тан артык делегация килде. Шул исәптән, безнең республика җиренә 24 дәүләт башлыгы аяк басты.

– Бу вакыйга каядыр түгел, ә Татарстанда, Казанда узды! – дип халыкара сәяси чараның уңышлы узганына горурлыгын яшермәде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Ул тагын бер нәрсәгә игътибарны җәлеп итте: илдә 89 төбәк бар, ә саммит үткәрүне безгә тапшырдылар. “Бу – ил җитәкчеклегенең ышаныч билгесе, – диде Шамил Гафаров. – Татарстанга шул кадәр дәүләт башлыклары, лидерлар килде. Бөтен дөнья республикада иде. Тормышта болай да була икән”.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстанга килгәч Россия Президенты Владимир Путин безгә зур бәя бирде.

– Бу – илебезнең бик тә үзенчәлекле, кызыклы һәм үсештәге төбәге. Татарстан үзенең сәләтле кешеләре һәм үсеш күрсәткечләре белән горурлана ала, – диде Илбашы.

Кешеләр дигәннән, саммит көннәрендә республикага хакерлар тарафыннан моңарчы тиңе булмаган дәрәҗәдә интернет-һөҗүм ясалган. “Саммит көннәрендә сервисларга секундына 175 миллион запрос ясалды. Чагыштыру өчен, Казанда узган “Киләчәк уеннары”нда әлеге күрсәткеч секундына 1 миллионны тәшкил ите. Безнең мәгълүматлаштыру системасы чыдады. Гадәттән тыш хәл китереп чыгармауны республика яшәүче һәм эшләүче белгечләре тәэмин итте. Аларның эше күренми дә кебек. Бу – моңарчы күрелмәгән хезмәт”, – дип сөйләде Шамил Гафаров. Аның әйтүенчә, Татарстан Хакимияте “Росконгресс” белән тыгыз элемтәдә торган. Республиканың әлеге юнәлештә тәҗрибәсе зур булса да, белем өстәүгә чикләр юк.

 25 миллиард сум

Бу кадәр күп кунакны кабул итү өчен “Казан Экспо”ны ике ай алдан әзерли башлаганнар. Билгеле булганча, аэропортта дәүләт башлыкларының киң фюзеляжлы очкычлары өчен яңа перрон да төзеделәр. “Күз алдына китерегез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов февраль аенда төзелеш башлау турында карар кабул итте, ә 15 октябрьдә объектны кулланышка тапшырдылар. Илдә бу кадәр кыска вакыт эчендә мондый зур төзелешләрне башкарып чыгуга бәйле тагын мисаллар бармы икән? Яңа перрон – үзенчәлекле “төзелеш-операция” дип саныйм”, – диде Шамил Гафаров.

Брифингта хәбәр иткән саннардан күренгәнчә, Казанны саммитка әзерләүгә 25 миллиард сум акча тотылган. “Сүз дәүләт акчасы гына түгел, ә шәхси инвестицияләр турында да бар”, – дип ачыклык керттеләр журналистларга. Аерым алганда, башкаладагы кунакханә хуҗалары “президент номерлары” әзерләү өчен 1 миллиард сум акча сарыф итүе билгеле. БРИКС саммиты өчен дип Казансу ярында төзелгән Millennium Panorama кунакханәләре дә әзер. Әмма аларны әлегә кулланышка тапшырмау турында карар кабул иткәннәр. Чөнки “булган кунакханәләр дә җиткән”. Камал театрының яңа бинасын гына төзеп бетерә алмаганнар.

– Кызганыч, бинаны саммитка өлгертеп булмады. Моны танырга кирәк. Төзелеш эшләрен тәмамларга егерме көн – бер ай җитмәде, – диде Шамил Гафаров.

Бар дөнья күзәткән

БРИКС саммитыннан соң Татарстанның халыкара абруе артты. Бу хакта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтте.

– Казанда узган БРИКС саммитыннан соң Татарстанга карата кызыксыну артты. Мәгълүмат чараларында басылган мәгълүматлардан тыш, Татарстан Рәисе Россия делегациясе составында сәүдә-икътисадый, мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган күп кенә чараларда катнашты. Шуңа күрә без Татарстанның халыкара абруе артуы турында әйтә алабыз, – диде Игорь Савельев.

Саммит көннәрендә Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы җитәкчесе Дилма Русеф, Серб Республикасы Президенты Милорад Додик, Әзәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бәрдемөхәммәдов белән икеяклы очрашулар үткәрде. “Татарстан Президенты “аяк өстендә очрашу”лар форматында саммитка килгән бөтен дәүләт башлыклары белән дә күреште диярлек”, – диде Игорь Савельев.

Сүз уңаеннан, Казанда узган саммит турындагы хәбәрләрне мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә дөнья күләмендә 8,2 миллиард кеше күзәткән. “Җир шарында 8,170 миллиард кеше яшәвен исәпкә алсак, Казан, Татарстан, саммит турындагы хәбәрләрне бөтен дөнья караган”, – диделәр брифингта. Мәгълүмат чараларында саммит турында – 61 мең, социаль челтәрләрдә – 418 мең хәбәр чыккан.

“Йомшак көч”

Милли ризыгыбыз булган чәкчәкнең дә даны бөтен дөньяга таралды. Казан аэропортында дәрәҗәле кунакларга ипи-тоз белән бергә чәкчәк тә тәкъдим иттеләр. Баллы ризыкка беркем дә битараф калмады.

– Чәкчәк безнең кунакчыллыгыбызның “йомшак көче”нә әверелде. Кунакларны каршы алуга бәйле, шактый катгый булган беркетмәгә без үз кунакчыллыгыбызны, күпмилләтле халкыбызның күңел хәлатен өсти алдык. Бик күпләр дәүләт башлыклары нәрсә ашап карады соң, дип кызыксынды. Чәкчәкнең рецептына бәйле сораулар даими килеп торды, – диде Андрей Савельев.

Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, Президентларга тәкъдим иткән чәкчәкнең аерым рецепты юк. Элек-электән татар халкының өстәл түрендә булган милли ризыгыбызга тагын нидер өстәү артык, дип тә әйтте Игорь Савельев. Журналистлар исә саммит көннәрендә шактый чәкчәк ашарга туры килгәнлектән, Рөстәм Миңнехановның хәлен дә сорашты. “Күреп торасыз, Татарстан Рәисе яхшы физик формада. Аның белән бар да тәртиптә”, – диделәр чарада.

Казанга килгән дәрәҗәле кунакларның очкычлары каршындагы 25 метрлы келәмне матур итеп тарата һәм тиз арада кире җыеп ала торган җайланманы да махсус саммит өчен Татарстанда уйлап тапканнар икән. Әлеге механизм да кунакларда зур кызыксыну уяткан.

Игорь Савельев әйтүенчә, республика саммит үткәрүгә 20 ел барды.

– Казанда югары дәрәҗәдәге инфраструктура барлыкка килүгә нигез 2005 елда – шәһәрнең меңьеллыгында салынды. Ел саен ниндидер яңалык өстәлеп торды, – диде ул.

Саммит казаны

Казанга саммитта катнашу өчен 42 делегация килгән. Иң зурысы – Кытайдан (560 кеше). Икенче урында Һиндстан делегациясе (260 кеше). Төркия делегациясе (237 кеше) өченче урында. Безгә килгән кунаклар саны буенча беренче бишлектә Венесуэла (228 кеше) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (198 кеше) дә бар.

– Бездә иң озак торган делегацияләр исемлегендә исә Көньяк Африка Республикасы, Кытай, Бразилия, Куба, Эфиопия, Үзбәкстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар, – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

8789334 22.10.2024 Президент Египта Абдель Фаттах ас-Сиси (справа на первом плане), прибывший для участия в XVI саммите БРИКС, во время церемонии встречи в аэропорту Казани. В центре – глава Республики Татарстан Рустам Минниханов. При использовании обязательно указание имени автора и источника: «Имя автора/фотохост-агентство brics-russia2024.ru». Кирилл Зыков / Фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС саммитында катнашучыларның ялын тәэмин итү өчен 50 чара үткәргәннәр. Мәсәлән, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоганның хатыны Әминә ханым Иске Татар бистәсен аеруча да үз иткән. Саммит көннәрендә җәмәгать транспортында йөрүчеләр саны 14 процентка кимесә, метрода пассажирлар саны 5 процентка арткан. Сәяси чара узган мәйданнарда көн саен 6,5 мең хокук саклаучы кизү торган. Моның өчен аларны илнең 30 төбәгеннән җәлеп иткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре