Газетага язылу

Казанда узган тәүлектә юллардагы карны 961 берәмлек техника чистарткан

Татарстан башкаласында узган тәүлектә юллардагы карны 961 берәмлек махсус техника һәм 625 юл эшчесе чистарткан.

Кар эретү пунктларына 25,8 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Бозлавыкка каршы 187,9 тонна материал: 70,9 тонна реагент һәм 117 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.

Бүген көндез урам-юл челтәрен кардан чистарту эшләре дәвам итә. Юлларны җыештыру эшенә 517 берәмлек техника һәм 519 юл эшчесе җәлеп ителә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 204,6 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 25,7 мең тонна материал сибелгән, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре