«ТIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче эшлекле форумы кысаларында 8-10 октябрьдә Татарстан башкаласында Һинд киносы фестивале узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан тамашачылары һәм кунаклары Болливуд продукциясенең матур үрнәкләре белән таныша алачак. Форум мәдәни элемтәләрне ныгытырга һәм Һиндстан кинематографын популярлаштырырга ярдәм итәргә тиеш.
«Россиялеләрнең күп буыннары яраткан Һинд киносы безнең халыклар арасында көчле дуслык күпере булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Һинд кинематографистларының һәм кинокартиналарының «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә ел саен катнашуы безнең өчен чын мәгънәсендә матур традициягә әйләнде. Казанда һинд киносы фестивален уздыру – безнең мәдәни диалогны ныгытуда мөһим адым», – диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Ул әлеге проект тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итеп кенә калмыйча, Татарстан белән Һиндстан арасындагы күпкырлы хезмәттәшлекне тирәнәйтер, уртак иҗат өчен яңа офыклар ачар, дигән ышаныч белдерде.
Фестиваль «Снежный цветок» драмасын күрсәтү белән башланып китәчәк. Аны режиссер Ганджендра Ахире тәкъдим итәчәк.
Теркәлергә өлгермәгән тамашачылар өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә 18:00 сәгатьтә фестивальне ачу тантанасыннан туры трансляция оештырылачак.
Һинд киносы фестиваленең барлык фильмнары «Мир» кинотеатрында бушлай күрсәтеләчәк. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез