Казанда "ВКонтакте"фестиваленә 20 000 кунак җыелды

Казанда тәүге тапкыр VK Fest узды. “Казан” гаилә үзәге янында үткәрелгән чарада, Россия күләмендәге “йолдызлар” белән беррәттән, Нурминский, Марат Яруллин кебек популяр татар артистлары да чыгыш ясады. Фестивальгә барлыгы 20 000 кунак җыелды.

Фестивальнең спорт зонасында Татарстанның барлык төп клублары катнашты. “Рубин” футболчылары фестиваль кунаклары белән аралашты, фотога төште. “Зенит-Казан” клубы волейболчылары – Михаил Михайлов һәм Артем Вольвич автографлар өләште.
Быел әлеге фестиваль 5 шәһәрдә узачак. Казан, Чиләбе һәм Сириустан соң, фестивальне кабул иткән өченче шәһәргә әйләнде. Соңрак ул Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре