Казан хакимияте хәмерне ваклап сату тыелачак территорияләр чикләрен билгеләгән. Бу җәһәттән тиешле боерык шәһәр документларының атналык җыентыгында басылып чыккан, дип яза “KazanFirst”.
Шулай итеп, мәгариф оешмалары биналары, спорт корылмалары, вокзал, аэропорт тирәсендә һәм хәтәр чыганаклар урыннарында хәмер сату тыела.
Моннан тыш кибетләрдән – 50 метр, җәмәгать туклану урыннарыннан – 40 метр, хәрби һәм спорт корылмаларыннан – 30 метр ераклыкта хәмер белән сәүдә итәргә ярамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез