Казанда «Гвардейская» тукталышыннан ерак түгел 30 нчы номерлы шәһәр автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел машина җәмәгать транспортын "кискән", автобус йөртүчесе кинәт туктарга мәҗбүр булган, дип социаль челтәрләрдә язалар.
Кинәт туктаудан салонда булган пассажирлар зыян күргән. Бигрәк тә бер хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган - ул поручняга егылган. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм бригадасы чакырылган
Табиблар зыян күрүчегә автобуста ук тиешле ярдәм күрсәткән, шуннан соң хатын-кызны носилкаларда хастаханәгә китергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез