Газетага язылу

Казанда XVIII халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале башланды

Казанда XVIII халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале башланды. Классик музыкадан джазга, фольклордан заманча сәнгатькәчә барлык жанрларны колачлаган бу чара Россиянең брендына әверелде. Шулай итеп, филармониядә «Филармониада» кысасында 11 көндә 13 концерт тәкъдим ителәчәк. Шуларның берсе белән таныштырабыз.

Казанда XVIII халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале башланды

Халыкара фестивальнең икенче көне фольклор музыкасы, кич утыру, солдат чыгышы белән истә калды. Бу көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты узды.

Ансамбль хәзинәсендәге иң матур җырларны, иң күркәм биюләрне күрсәтте, шул ук вакытта яңа клиплары белән дә бүлеште. Шундыйдардан «Яшәү барыбер кызык», «Гомерләр узып бара», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырларын атап узарга кирәктер.

Кич утырырга исә Татарстанның халык артисты, җыр аксакалы Миңгол Галиев һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт килгән иде. Өлкәннәр очрашканда гадәттә замана үзгәрешләре турында гәпләшә. Өстәвенә Айдар Фәйзрахманов башкаруындагы «Мин танымыйм сезне» (Кадыйр Сибгатуллин) шигыре дә нәкъ менә шуның турында. Әмма аксакалларыбыз заман белән бергә атлый һәм күңелләрендә әле дә яшьлек хисләрен саклый икән бит! Миңгол Галиев, мәсәлән, җәмәгатенә багышлап «Һаман яратам» җырын башкарды. Бу аны сәхнәгә алып чыккан, таныткан да җыр икән әле. Әсхәт Хисмәт тә калышмады: «Җилләр исә» җырын башкарды. Ул арада аларның залда утырган хатыннарына ансамбль егетләре чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Кич утыру тамашага тагын да ямь, җылылык өстәде.

Ансамбль башкаруындагы «Кайту» җыры концертта яңа яңгыраш алды. Хикмәт шунда: ансамбльгә кушылып махсус хәрби операция ветераны Линур Биктимеров җырлады. Линур – Саба егете, махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән, авыр яраланып, 96 кешедән берүзе исән калып туган якларына кайткан. Заманында Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, аны Айдар Фәйзрахманов ансамбльгә чакырган булган, әмма егетнең язмышы башкачарак юлдан киткән. Инде менә ничә елдан соң егеткә ансамбль белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга насыйп булды.

«Су буеннан әнкәй кайтып килә» җыры да истә калырлык булды. Ник дигәндә, залда шушы җырның клибында төшкән алты бала анасы Наҗия Нуруллина утыра иде. Ансамбль егет-кызлары аңа чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Әниләргә күп кирәкми, әниләргә бер җылы сүз, җылы күз карашы да җитә. Барлык әниләргә дә ул-кызларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәргә насыйп булса иде.

Ә «Филармониада» 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алда әле бик күп кызыклы концертлар көтә.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре