Казанда «Защитники Отечества. Земные и небесные» дигән фәнни конференция ачылды

Казан Кремле лекториендә “Защитники Отечества. Земные и небесные” дигән Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Чара Россиядә Ватанны саклаучы елына һәм император Александр I вафатына (1777–1825) 200 ел тулуга багышлап үткәрелә. Чарада Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Калининград, Татарстаннан тарихчылар, архив, музей белгечләре катнаша.

“Конференцияне биредә, Казан җирендә, асылда Казан Изге Мәрьям Ана иконасын хөрмәтләү көннәрендә үткәрә алуыбыз белән бәхетлемен. Кичә бик матур тантаналар узды. Без тәре йөрешендә, гыйбадәт кылуда катнаштык. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үткәрелде, Татарстан Рәисе дә, Изге Патриарх та катнашты. Илебез тарихына багышланган көннәр искиткеч дәрәҗәдә уза,” – дип сөйләп үткән журналистларга “Елисавета-Сергий агарту җәмгыяте” Хәйриячелек традицияләрен яңартуга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы рәисе Анна Громова.
“Бүген дә без гомер-гомергә Ватанны саклауга кагылышлы төрле мәсьәләләрне күтәрәбез”, – дип өстәгән ул.
Громова билгеләп үткәнчә, конференциядә, шул исәптән, рус полководецларын данлау, 1812 елгы Ватан сугышы чорында һәм рус армиясенең чит илләргә походларында ополчение гаскәрләре сафында татарларның катнашуы турындагы темаларга кагылып үтеләчәк. Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында татар язучылары-фронтовиклар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да сүз барачак.
Конференция ачылышында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова катнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре