Казандагы яшь көрәшчеләр бәйгесенә 600 спортчы җыелды

"Ак Барс" Көрәш сараенда 13-14 яшьлек егетләр арасында "Сабантуй" журналы һәм 15-16 яшьлек егетләр арасында "Ялкын" журналы призларына республика беренчелегенә 600 яшь көрәшче җыелды.

13-14 яшьлек көрәшчеләр бәйгесендә 371 спортчы бил алышачак. 15-16 яшьлек егетләр ярышында 230га якын яшь көрәшче бил алышачак. 45 команда катнашында узучы бәйгеләрне 4 келәмдә уздырырга ниятлиләр. Җиңүчеләр шимбә көнне ачыкланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан көрәш федерациясе

Көн хәбәре