Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “Аерым алганда, Индонезия һәм Мали республикасы белән Хөкүмәтара комиссия утырышлары узачак. Туризм буенча Россия-Малайзия эшче төркеме утырышы билгеләнгән”, – диде ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, болардан тыш, чит илләр белән дистәгә якын ике яклы конференцияләр билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез