#КаzanForum: Белоруссиянең “Амкодор” холдингы үз сәнәгатен җәелдерү өчен Татарстан мәйданнарын карый

Бу хакта “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” XIV Халыкара икътисадый форумында Белоруссия сәнәгать министрының беренче урынбасары Александр Огородников әйтте.

– Без “Амкодор”га Алабугадагы мәйданны карарга тәкъдим иттек. Биредә безнең трактор заводы эшли, МАЗ һәм мотор заводы бар. Анда сәнәгать мәйданнарыннан алып сервиска кадәр, эш өчен бөтен шартлар да тудырылган, – дигән министрның беренче урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре