Казанга дөньяның 22 иленнән иң яхшы Коръән укучылар җыелачак

24-26 июльдә Татарстанда башкаласында БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе узачак. Аның кысаларында Казанга дөньяның 22 иленнән иң яхшы Коръән укучылар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов хәбәр итте.

- Әлеге бәйге беренче тапкыр гына уздырыла. Ул ел саен уздырыла торган традицион чарага әверелер дип өметләнәбез, - дип сөйләде ул журналистларга.

Бәйгедә дөньяның 22 иленнән, аерым алганда, БРИКС, гарәп-мөселман дөньясы, Африка һәм БДБ илләреннән иң көчле Коръән укучылар катнашачак. БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе изге Коръән текстларын оста уку номинациясендә үткәреләчәк.

Әлеге чараның ачылышы 24 июльдә көндезге 12.00 сәгатьтән 19.00гә кадәр «Корстон» отелендә узачак. Анда керү ирекле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре