Утырышта Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик катнашты.
Без хезмәттәшлеккә әзер
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелүнең республика өчен зур җаваплылык булуын искәртте. «Бу Татарстанның ислам цивилизациясенә гасырлар дәвамында керткән өлешен тану. Һәм без аны акларга да тиеш. Безнең өчен башкала булу – көч-куәт урыны булу дигән сүз. Татарстан тарихи яктан мәгърифәтле ислам юлын сайлады, Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук мөселман мәдәниятенең төньяк форпостына әверелде. Биредә дистәләгән халыкларның язмышлары үрелеп бара», – диде Татарстан Рәисе.

Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау – кешелек хәтерен саклау да ул. Һәм монда яшьләр турында да онытырга ярамый. «Без ислам мәдәнияте дөньясының бөек тарих кына түгеллеген күрсәтергә омтылабыз. Бу – заманча сәнгать, иҗади индустрияләр, цифрлы технологияләр һәм, иң мөһиме, бу – безнең яшьләр», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул корылтай делегатларына Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2036 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны зурлап бәйрәм ителәчәге турында да җиткерде. «Без бөтен ислам дөньясыннан җыелган яшь иҗатчыларның Казанны башлангыч мәйданчыгы һәм яңалыкка илһамландыра торган гореф-гадәтләр шәһәре буларак күрүләрен телибез. Сезнең монда булуыгыз шуны раслый: өммәт сәяси генә түгел, мәдәни теләктәшлеккә дә мохтаҗ. Без хезмәттәшлеккә, төрле конфессияләрнең һәм халыкларның тату яшәү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», – диде Татарстан Рәисе.
Мәдәни кыйммәтләр сагында
Казан 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Меңьеллык тарихы булган, төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстан башкаласы Россия төбәкләре өчен генә түгел, дөнья күләмендә үрнәк булып тора. Гурбангулы Бердымөхәммәдов үзенең сәламләү чыгышында Казанга шундый мәртәбәле исем бирелү уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул форум барышында хезмәттәшлекне үстерүгә шартлар тудырылганы, кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде.

Төрекмән халкының милли лидеры билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда мәдәни күптөрлелекне саклау – төп бурычларның берсе. Һәм монда халыкара оешмаларның роле аеруча зур. «Төрекмәнстанда 1500 дән артык тарихи һәм мәдәни һәйкәлләребезне саклап кала алдык. Глобальләшү заманында мәдәни кыйммәтләребезне югалтмау мөһим. Без төрекмән халкының буыннан-буынга килгән милли традицияләрен, һөнәрчелеген саклап калуга да зур әһәмият бирәбез», – дип үз тәҗрибәләре белән уртаклашты Гурбангулы Бердымөхәммәдов. Ул съезд делегатларына берничә тәкъдим белән дә чыкты. «Ислам дөньясының тарихи мирасын саклау максатыннан, әдәби һәм публицистик язмалар булдырырга, виртуаль музейлар ачарга, борынгы чордан алып хәзерге көнгәчә булган иң яхшы ислам поэзиясен туплаган антология чыгарырга кирәк. Бу эштә безнең республика хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер», – диде Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе.
Тәҗрибә
Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү илкүләм әһәмияткә ия. Россия мәдәният министры Ольга Любимова үз чыгышында шулай дип бәяләде. «Казан – православие храмнары һәм мәчетләр, Көнчыгыш һәм Европа сәнгать традицияләренең бер мәйданда дус-тату яши алуына иң яхшы үрнәкләренең берсе. ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Казан Кремле дә тарихи һәйкәл генә түгел. Ул – цивилизацияләрнең гармониядә яшәү символы», – диде федераль министр. Ольга Любимова кунакларны илебезнең тарихи һәм мәдәни мирасны саклау тәҗрибәсе белән дә таныштырды. Аларны заманча технологияләр ярдәмендә җәелдерү, цифрлаштыру һәм кече шәһәрләрдә яшәүче теләгән һәр кеше куллана алу мөмкинлекләре хакында сөйләде. Россиянең ислам дөньясы илләре белән мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлектә һәрвакыт ачык булуын әйтте.
Уртак максат
ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик тә заманча технологияләр ислам дөньясының бай мирасын яшь буынга тапшыруда зур роль уйнавын билгеләп үтте. ИСЕСКОга 1982 елда нигез салынган. Оешма мөселман илләрендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзаларына кергән дәүләтләр белән элемтәләрне ныгыту өчен мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә. «Без үзара хезмәттәшлекне үстерү юлларын эзлибез. Бу һәртөрле программалар аша чагылыш табарга мөмкин. Казан төрле культуралар һәм диннәр үзара аңлашып яшәгән шәһәр буларак аерым урын алып тора. Ул – ислам дөньясы һәм Россиянең очрашу мәйданы», – диде ул.

Корылтайда катнашучылар үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Казан мәдәни диалогның шаһиты булды. XVII «Россия – Ислам дөньясы: KазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысасында узган корылтай мәдәниятнең кешелек дөньясын берләштерә торган көч икәнлеген исбатлады. Чыгышлардан аңлашылганча, төрле телләрдә сөйләшкән министрларның максаты бер: киләчәгеңне булдыру өчен үткәнеңне берләшеп саклау мөһим. Казан – шул максатны тормышка ашыруга юл ача торган шәһәр.
Утырышта 28 ил, шул исәптән Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Иран, Индонезия, Пакыстан, Малайзия, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Бәһрәйн, Күвәйт, Ливан, Фәләстыйн, Судан вәкилләре катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез