Казанга Корбан бәйрәменә 460тан артыграк шикле сарык алып килгәннәр

Казанда Корбан бәйрәменә чыгышы мәгълүм булмаган 460тан артыграк сарык алып килгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин мәгълүматларына таянып яза.

Аның әйтүенчә, Россиядә терлекләр арасында йогышлы, хәтәр авырулар таралуга бәйле катлаулы вазгыять урнашканлыктан, ветеринария хезмәте корбан чалу өчен Татарстанда үстерелгән терлек сатып алырга тәкъдим иткән булган.
“Әмма күңелсез хәл килеп чыкты. 15 июньдә – бәйрәм алдыннан, Казанның Мәүлетов урамындагы Ризван мәчете ишегалдына ветеринария таныклыклары булмаган 463 баш сарык китерелгәнлеге ачыкланды. Аларның төрле җирләрдән җыелган булуы кыяфәтләреннән үк аңлашыла иде”, – дип сөйләп үткән ул.
Мотыйгуллин сүзләренә караганда, мәчет хәзрәте сарык сатучы белән телефон аша сөйләшкән. Тегесе малны башта Әлмәттән, аннан соң Алабуга районыннан китерелгәнлеген белдергән.
Шул ук вакытта бу районнарның ветеринария хезмәткәрләре сарык сатучының сүзләрен расламаган.
Бирегә 3 тапкыр полиция чакыртылган, Федераль иминлек хезмәтенә хәбәр ителгән. “Сорау алулардан соң гына, кичен сарыклар хуҗасының Камил исемле булуы ачыкланды. Ул үзенең хуҗалыгының Әлмәт районы Новомихайловка авылында урнашканлыгын әйтте. Әлмәт районы ветеринария табибы мәгълүматларына караганда, фермада Камил Касумов сарыклар тоткан, әмма 2021-2022елларда аларны саткан”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Касумовның фермасында терлекләр юк. “Димәк, каяндыр сатып алган. Алар йогышлы авырулы булырга мөмкин, шуңа күрә Әлмәт районында карантин чаралары уздырабыз”, – дип аңлатып үткән Габделхак Мотыйгуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре