Казанга өч көнгә Җиңү поезды килде

Казанга өч көнгә Җиңү поезды килде. Бу тимер юл составында урнаштырылган дөньяда беренче интерактив экспозиция. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы тарихы турында сөйли. 10 вагонның һәркайсы шушы чорның вакыйгаларына бәйле.

Җиңү поездына 16сыннан 18 февральгә кадәр «Казан-1» вокзалында бушлай килергә мөмкин. Моның өчен теркәлү узарга һәм килү кагыйдәләре белән танышырга кирәк. Экспозицияне проект сайтында 360 градус форматында виртуаль рәвештә дә карарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре