Казанга Россия төбәкләреннән журналистлар килде

Бүген Татарстан башкаласында «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар бәйгесенә йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

Быел бәйгегә Россиянең 26 төбәгеннән 600дәп эш тәкъдим ителгән. Алар арасында Белгород өлкәсеннән, Дагыстан, Калмыкия, Коми, Саха (Якутия) республикалары, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе һәм башка төбәкләрдә эшләүче журналистлар бар.
Конкурс телевидение һәм радио, басма матбугат һәм онлайн мәгълүмат чараларында эшләүчеләр арасында уздырылды. Алар алты номинациядә көч сынашты.

Конкурсның төп бүләге - Гран-при иясе булып «Самара» дәүләт телерадиокомпаниясе табылды. Аларга 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Җиңүчене Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул республикада  175 милләт вәкиле яшәвен, аларның үз туган телләрендә сөйләшүен, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләренең актуальлеген югалтмавын әйтте. «Сез халык белән хакимият арасында күпер саласыз. Хәзерге көндә аеруча актуаль булган тынычлык, татулык, ватанпәрвәрлек кебек кыйммәтләрне халыкка җиткерәсез», - диде ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Сүз уңаеннан, быел бәйге 15 нче мәртәбә уздырыла. «Аның әһәмияте һич кенә дә кимеми. Киресенчә, бәйгегә килгән эшләрнең эчтәлеге, мәгънәсе яхшыра гына. Бу сөендерә, әлбәттә», - диде чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре