Газетага язылу

Казанга Уфаның «Нур» театры гастрольләр белән килә

14–19 апрель көннәрендә Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры Камал сәхнәсендә үз репертуарындагы иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. Соңгы тапкыр артистлар Казанда ике ел элек булган иде. Яңа бинада 8 спектакль тәкъдим итәчәкләр.

Казанга Уфаның «Нур» театры гастрольләр белән килә
Фото: Татар-информ

Театр җитәкчелеге иҗади сәфәр планнары хакында журналистларга сөйләде. «Казан тамашачысына соңгы елларда чыккан премьераларны алып киләбез. Гастрольләрне И. Юзеев әсәре буенча куелган «Тау» («Гашыйклар тавы») спектакле белән башлыйбыз. Аны бездә режиссер Айдар Җаббаров куйды. Әлеге спектакль «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителде. 2 майда Мәскәүдә Е. Вахтангов театры сәхнәсендә дә уйнаячакбыз», – диде «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин. Илдар Юзеев әсәре Башкортстанда беренче тапкыр куела һәм театр әлеге спектакльне үзләренең казанышы дип атый.     

   Театрның Казанга җиденче гастроле бу. 6 көн дәвамында коллективның барлык артистлары да диярлек Камал сәхнәсендә уйнап чыгачак. Иң өлкән артист, әле бүгенге көндә дә театрда уйнаучы 93 яшьлек Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина да кунак буларак килергә җыена. 

   «Гастрольләргә Уфа тамашачысы аша сынау узган спектакльләребезне алып киләбез. Жанр төрлелеген дә, тематика киңлеген дә, драматурглар исемлеген дә күз уңында тоттык», – ди театрның әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина. Театр татар драматурглары әсәрләрен дә, башкорт язучыларыныкын да сәхнәгә куя. Казан тамашачысы Мостай Кәрим әсәре буенча «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен карый алачак. Халыкка күбрәк композитор буларак танылган Рим Хәсәнов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «41 нең көзендә» спектаклен дә күрергә мөмкин.

Казанлылар Нурания Җамалины ТНВ каналы белән берлектә төшерелгән сериаллар режиссеры, сценарийлар авторы буларак кабул итә. Ә менә «Нур» театры ул иҗат иткән «Яшьлегең ишек шакыса» спектаклен куйган. Аны Камал театрының Зур залында 15 апрельдә карап булачак. Үзләрендә ике режиссер (Азат Җиһаншин, Илдар Вәлиев) эшләсә дә, коллектив читтән дә чакырырга ярата. «Гел бер режиссер белән эшләү бертөрлелеккә китерергә мөмкин. Ә төрле режиссерлар белән иҗат итү яңа караш тудыра, артистларга үсү мөмкинлеге бирә», – ди Фирзәт Габидуллин.  

Татар театрының оешуына – 120 ел. «Нур» театрының барлыкка килүе дә  татар театрына нигез  салучыларның берсе, актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеменә бәйле. Коллектив Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Туташ» спектаклен дә тамашачылар хозурына тәкъдим итәчәк.

Гастрольгә рус әдәбияты классикасы буенча куелган «Кар» спектаклен дә (В. Товстоногов әсәре) алып киләләр. «Ул Уфа тамашачысында шактый каршылыклы фикерләр тудырды. Аны аңлаучылар да, кабул итеп бетермәүчеләр дә булды. Спектакльдән чыгып киткән тамашачылар да булды. Ләкин театрга мондый әсәрләр кирәк. Узган ел без аны Белоруссиядә узган фестивальдә дә тәкъдим иттек. Анда ул югары бәя алды», – ди Гөлнур Заһидуллина. Безнең  тамашачы «Кар» спектаклен ничек кабул итәр? Карагач белербез.

Казанлылар «Нур» театры спектакльләрен карарга ярата һәм гастрольләрен көтеп тора. Билетларның инде бик аз күләмдә калуы да шул хакта сөйли. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре