Казанлыларны «Бию көрәше» бию баттлында катнашырга чакыралар

Казанның Кабан күле буенда оештырыла торган «Хәрәкәттә - бәрәкәт» бию проекты биш еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан август ахырында татар биюен үзешчән башкаручылар арасында «Бию көрәше» турниры узачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Турнирда катнашу өчен 31 июльгә кадәр видео форматта гариза җибәрергә яки пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә Кабан күле буенда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрендә үзеңне күрсәтергә кирәк. Турнирның финалы 28 августта Камал театры каршында (Татарстан урамы,1) узачак.

Конкурсның төп бүләге 300 мең сум тәшкил итә.

Бәйге нигезләмәсе белән «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре