Көз аена керү белән, Казан кино башкаласына әверелә. Быел «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале егерме беренче тапкыр үткәрелә. 5–9 сентябрь көннәрендә конкурска һәм конкурстан тыш тәкъдим ителгән фильмнарны «Родина», «Мир» кинотеатрларында, Казан Кремлендә карап булачак.
Быел фестивальнең географиясе киңәйгән: дөньяның 67 иленнән 845 гариза кабул итеп алганнар. Ә жюри һәм тамашачы хөкеменә 29 илдән фильмнар сайланган. Тәүге тапкыр катнашучы илләр дә бар.
Татар киносы
Әлбәттә, татар зыялыларын да, күпчелек тамашачыны да ел саен бер сорау борчый. Халыкара масштабтагы чарада Татарстан киносына нинди урын бирелер? Милли конкурска быел үзебездә җитештерелгән 14 фильм кертелгән. Шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» исеме астында уза торган конкурстан тыш программа да булачак. Татарстан кинематографистлары документаль, нәфис һәм анимацион фильмнар белән катнаша. Алар арасында «Кеше китә – җыры кала», «Әниләр һәм бәбиләр» фильмнары, «Туган батыр», «Болгар риваятьләре» анимацион фильмнары бар. Кинофестивальнең режиссер Александр Далматовның Нурихан Фәттах әсәре буенча төшергән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы белән ачылуы да куандыра. Жюри Татарстан кинематографистларының эшләрен ничек бәяләр? Анысын вакыт күрсәтер.
Бәя
Быелгы фильмнарга аеруча саллы белгечләр бәя бирәчәк дияргә җирлек бар. Оештыручылар тәкъдим иткән исемлек шул хакта сөйли. Жюри рәисе – Һиндстанның танылган тавыш режиссеры, «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» премиясенә лаек булган Ресул Пукутти. Ул – хәзер Һиндстан кинематографистлары берлеге рәисе дә. Моннан тыш, жюрида Кытай, Мисыр, Филиппин, Иран, Нигерия, Үзбәкстаннан кино өлкәсендә зур роль уйнаучы режиссерлар, актерлар, продюсерлар бар.
«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова да фестивальгә чакырылган кунаклар һәм жюри арасында очраклы кешеләр булмавын белдерде.
– Барысы да – кинематография тармагына зур өлеш керткән тәҗрибәле кешеләр. Мисал өчен, Иран режиссеры, сценарист, продюсер Мөхәммәт Али Саҗади соңгы 2–3 ел эчендә генә дә дөньяда уза торган халыкара фестивальләрнең барысында да диярлек призларга лаек булды, – диде ул кинофестивальгә багышланган матбугат очрашуында.
Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасы 5 һәм 9 нчы сентябрь көннәрендә Камал театрының яңа бинасында үтә. Кызыл келәмнән узучылар арасында татарның танылган артистлары Равил Шәрәфиев, Зөфәр Харисов, Нәфисә Хәйруллина, Резедә Сәлахова да булачак. Шулай ук Любовь Казарновская, Даяна Гудз, Елена Цыплакова, Константин Раскатовны да тамашачы якыннанрак кызыл келәмнән узганда күрә алачак.
Нәрсә карыйбыз?
Кино сөючеләр игътибарына Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Африка фильмнары көннәре дә тәкъдим ителәчәк. Әйтик, Казахстан Казанга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Эвакуация» фильмын алып килә. Ул – ана белән кызның дәһшәтле еллардагы гыйбрәтле язмышы хакында. Гомумән, фестиваль кысасында кешенең катлаулы язмышы, сынауларны гаделлек, сабырлык кебек сыйфатлар ярдәмендә җиңеп чыгарга көч тапкан геройлар хакында драматик картиналар шактый. Аларны гыйбрәт өчен гаилә белән килеп карау да кирәк. Шуны күздә тотып, оештыручылар Казан Кремлендә 5 фильм күрсәтәчәк.
Башка елларда кинотеатрларга фестиваль фильмнарын карарга килгән халыкны залларга сыйдырып бетерә алмыйлар иде. Оештыручылар бу мәсьәләне дә әкренләп җайга салган. Теге яисә бу фильмны карау өчен фестиваль сайтына кереп, алдан теркәлү узарга кирәк. Конкурс программасына кергән кинокартиналарны карау бушлай булса, конкурстан тыш тәкъдим ителә торганнары арасында түләүлеләр дә бар. Теләүчеләр ачылу һәм ябылу тантаналарын да билет сатып алып карый ала.
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең тагын бер яңалыгы – программадагы фильмнарны районнарда да карап булачак. Быел 36 район хезмәттәшлек итәргә теләк белдергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Энҗе Шәйхетдинова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез