Җәен ихтыяҗ зур булганлыктан, шундый карар кабул ителгән.
Казаннан көньяк юнәлешкә өстәмә поездлар җибәрелгән. Җәен поездга ихтыяҗның зур булуына бәйле бу.
Шулай итеп, хәзер Казан-Адлер маршруты буенча 491/492 нче поезд 29 сентябрьгә кадәр көнаралаш йөриячәк. Казаннан Новороссийск шәһәренә 509/510 поездының да 25 сентябрьгә кадәр шулай йөрүе күздә тотыла. Казан-Пенза-1 маршруты буенча 375/376 нчы өстәмә поезд җибәрелгән. Ул 15 сентябрьгә кадәр көн саен йөриячәк.
Горький тимер юллары башлыгы Сергей Дорофеевский “КП-Казань” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көньяк юнәлешкә ихтыяҗның артуын чираттагы яллар сезоны башлануга бәйләп аңлаткан. Гадәттә һәр ел саен шундый хәл күзәтелә, дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез