Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин уздырган "Европа-Көнбатыш Кытай" автоюлы төзелешенә бәйле киңәшмәдә чыгыш ясады. Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисади зонасында узды.
- М12 трассасының аерым әһәмиятен исәпкә алып, хөкүмәт аны инде 2024 елда файдалануга кертү бурычын куя, бүген без бу хакта килештек. Финанслау күләме - 650 млрд сумнан артык. Бу инвестицияләр якын арада магистральне эшләтеп җибәргәннән соң зур файда бирәчәк, - диде Михаил Мишустин.
Казаннан Мәскәүгә кадәр трасса буйлап рөхсәт ителгән 130 км/сәг тизлек белән 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак, дип ышандырды Марат Хөснуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез