Быел Казан-Ульяновск-Самара маршруты буенча елга транспорты йөри башлаячак. Бу хакта “Аргументы и Факты” Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских сүзләренә таянып яза.
Өлкә җитәкчесе бу җәһәттән билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлеш буенча елга транспорты маршрутын ачу сәяхәтчеләргә зуррак мөмкинлекләр ачачак.
“Татарстан Республикасы флоты” узган елгы навигация азагында Казаннан Самарага “Метеор” рейсын җибәреп караган да инде. Шул чагында Самара өлкәсенең Туризм министрлыгында, билет бәяләре “тешләмәсен” өчен, бу маршрутка төбәкләргә субсидия бирергә кирәклеген билгеләп үткән.Белгечләр исәпләп чыгарганча, “Метеор”га Казаннан Самарага кадәрге ераклыкны узуга 10 сәгать тә 50 минут кирәк булачак. Маршрутта сигез тукталыш ясау тәкъдим ителә. Алар арасында – Болгар, Ульяновск, Тольятти.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез