“Росавиация” Казаннан Абхазиягә самолет рейсларын ачарга рөхсәт биргән. Самолет Сухумга атнасына 5 тапкыр очачак. Шулай итеп, Казанда яшәүчеләр өчен Абхазиягә юл якыная. Бу хакта “KazanFirst” Tatarstan Republic” телеграм-каналында мәгълүматларга таянып яза.
Инде әйткәнебезчә, әлеге маршрут буенча самолетлар атнасына 5 тапкыр очачак. Кара диңгезгә бик тиз һәм уңайлы барып җитү мөмкинлеге, дигән сүз бу.
Рейсларны башлап җибәрү көне, шулай ук билет бәясе турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Чираттагы яллар чорында күпләрнең әлеге юнәлешне үз итәчәге көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез